KnigkinDom.org» » »📕 Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны (1914–1920) - Искандер Аязович Гилязов

Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны (1914–1920) - Искандер Аязович Гилязов

Книгу Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны (1914–1920) - Искандер Аязович Гилязов читаем онлайн бесплатно полную версию! Чтобы начать читать не надо регистрации. Напомним, что читать онлайн вы можете не только на компьютере, но и на андроид (Android), iPhone и iPad. Приятного чтения!

1 ... 82 83 84 85 86 87 88 89 90 ... 108
Перейти на страницу:

Шрифт:

-
+

Интервал:

-
+

Закладка:

Сделать
бу уен бик шәп булды. Бигрәк тә Госманов — шәкерт ролен, Урманов мөгаллим ролен бик яхшы чыгардылар. Кәрим әфәнде Әсма ханым ролен күңел күтәрерлек итеп уйнады шикелле. Башка артистлар да үз рольләрендә бер дә кимчелек күрсәтмәделәр. Ләкин артистларның хатын киемнәрен таба алмыйча җәфа чиккәннәре бик ачык күренә иде. Алай да булса театрга килүчеләрнең артистларны тәшвикъ вә тәргыйб итеп кул чабулары мине бик шатландырды. Халыкның бу рәвештә кул чабулары да уенның яхшы чыкканын бик ачык күрсәтә иде.

Барлык расхудларны чыгаргач калган кырык марка мәҗрухлар файдасына бирелде.

Театр уйнаучыларның ясаган истәлек-памятниклары да бу авыр заманнарның иң озакка тарта торган истәлекләреннән булды. Аннан соң кулсыз, аяксыз калган бичара солдатлар да иптәшләре аркасында ясаган кул вә аякка ия булып калдылар. Алар, илләренә кайткач та, кадерле иптәшләренең аларның бәхетсезлекләрен ничек бүлергә теләгәннәрен вә кулларыннан килгән нәрсәнең һәммәсен дә эшләгәннәрен гел исләренә төшерәчәкләр.

Мин хәзер, татар мөселман әсирләренең бер-берсенә ничек ярдәм итешкәннәрен күреп, бик куана башладым. Вә аларның үз илебезгә кайткач та, милли теләкләребезне җиренә җиткерер өчен, шулай бер-берсенә ябышып алга китәрләр дип, бик зур өмет итәм. Шулай иткән чагында гына без дә, башка милләтләр шикелле, мәдәният җәннәте эчендә рәхәт гомер итә алырбыз дип уйлыйм.

Театрдан соң һәртөрле нотыклар сөйләнгәне шикелле, милли җырлар да җырланды. Безнең иң түбән дәрәҗәдә булган кара халкыбызның да аз вакыт эчендә бу кадәр алга китүләре мине искиткеч дәрәҗәдә шатландыра. Аңа күрә мин, бер дә курыкмый вә оялмыйча, бөтен дөньяга карап: «Мин бер татармын! Гомерем буе татар булып калачакмын! Вә без татарлар да башка милләтләр шикелле гомер итәчәкбез!» — дип кычкырам.

2.5. Эштән качмагыз![858]

Әй иптәшләр вә мөселман кардәшләр! Бу соң көннәрдә һәртөрле юк-бар сәбәпләрдән эштән качып лагерьга кайтучыларның хисабы күбәеп китте. Хәрбия нәзарияте әсирләрне эшләтү шөгъбәсендә безгә хәбәр биргәненә күрә, эштән качучы рус әсирләренең саны башка инглиз-французларга караганда йөз дә егерме (өлеш) артык; татарларныкы исә русларга караганда йөз дә ун өлеш күбрәк икән. Шунысы бик гаҗәп: качып кайтучыларның бәгъзеләре аш начар вә эш авырлыгыннан, бәгъзеләре сакчы постларның әшәкелегеннән шикаять итсәләр дә, бәгъзеләре ник качып кайтканнарын һичбер сәбәп берлә күрсәтә алмыйлар. Мәсәлән, бәгъзеләре: «Кич берлә сәгать уникедә уянган чагыбызда ишек бикләнмәгән иде, шуңарга күрә, һичбер нәрсә дә уйламыйча, тоттык та качып киттек, — диләр. — Булмаса, хуҗаларыбыз, сакчылар, эшебез вә ашау-эчүебез һәммәсе дә бик яхшы иде»; бәгъзеләре: «Ике елдан бирле илдән һичбер хәбәр алганыбыз юк, хатын вә бала-чагаларыбызны бик сагындык, эчебез бик пошып, чыдый алмаслык бер хәлгә килдек тә качтык, булмаса, торган урыныбыз бик һәйбәт иде», — диләр. Менә теге югарыда әйтелгән аш начар, эш авыр дип качып килү бик зур юлсызлык булган шикелле, ишек ачык таптым яхуд бала-чагамны сагындым дип качу да бик зур гакылсызлык вә дураклыктыр.

Һичкемгә дә эштән качу ярамыйдыр, чөнки әгәр дә, чынлап та, эшләгән җирендә хуҗасыннан яхуд сакчы солдатлардан бик зур җәбер күрүчеләр булса, үзенең эшкә чыгып киткән лагерь команданына хәлене белдереп, бер шикаятьнамә язып белдерергә тиеш буладыр. Прошение ничек кенә булса да ярый, татарча да, русча да кабул ителәдер. Прошениене шул сакчы солдатлар аркылы яхуд түбәндә язылачак адрес берлән җибәрергә ярый.

Шундый бер шикаять килер-килмәс, тизрәк лагерьдан тәфтиш өчен берәр әфисәр, бер солдат җибәреләдер. Берүк булды, була икән дип, юк-бар нәрсәне шикаять итеп язарга ярамый, чөнки ул вакытта язучының үзенә дә зур җәза күрергә тугры киләдер. Мәсәлән, бугазына кадәрле тамагы туймагач та, ашау-эчү начар дип шикаять язарга да ярамый. Чөнки ул дәрәҗәдә туйганчы ашау хәзерге көндә Русиядә дә бик аз кешегә генә насыйб буладыр. Хәзерге көндә бөтен сугышучы дәүләтләрнең һәммәсе, хәтта диңгезләр патшасы булган инглизләр дә ашау-эчү ягыннан бик кысынкылык күрәләр. Сәбәбе бик мәгълүм: эшләүче азайды, ә ашаучы һаман күбәя тора. Шулай булгач, шушындый авыр көннәрдә безнең һәммәбезгә дә, бераз авырчылыкларга чыдап, Ислам хәлифәсенең дуст вә мөтәфыйкы булган Германиягә кулыбыздан килгән кадәр ярдәм итү бик тиештер. Шуны да онытмаска кирәк: хәзерге көндәге Русиядә булып яткан вә без мөселманнар өчен әгәр дә Русиядә һәр милләтләрнең үз башларына аерым җөмһүрият була калса бик файдалы булыр дип көтелгән зур үзгәрешләрнең дә асыл төп сәбәбе германнардыр. Ник дисәк, әгәр дә Русиягә Германиядән бик нык иттереп таяк тимәгән, үзенең шул бик зур көе авыру карт аю шикелле эшкә ярамый торган хәлсез вә котсыз икәнен сизмәгән булса иде, һаман да шул искечә дәвам иткән булыр иде. Без дә һаман да шул Николай белән Распутинның кураена биюче залим чиновникларның кулында изелә биргән булыр идек.

Боларның һәммәсендә, дин вә милләт кайгыларын бер читкә куя торып, үзебезне генә кайгырткан чакта да һичберебезгә дә качмаска тиешле булып чыгадыр. Чөнки хәрбия нәзарәтенең соңгы фәрманы буенча, эштән качучылар түбәндәге рәвештә нык җәзаландырачаклардыр:

1) һичбер сәбәпсез яхуд юк-бар сәбәп берлә вә яхуд нинди генә бер сәбәп берлә булса да, лагерь команданына прошение җибәреп, җавап алмыйча качып килүчеләр 14 сутка бик каты иттереп, ягъни аш-сусыз, коры бер телем икмәк берлән хәбес ителәчәкләр дә кабаттан әүвәлге җирләренә эшкә җибәреләчәкләр;

2) икенче мәртәбә качучылар тагын да катырак итеп 21 көн төрмәгә ябылачаклар;

3) әгәр өченче тапкыр да качучылар булса — военный суд илә хөкем ителәчәкләрдер.

Иптәшләр! Шулай булгач һичбер нәрсәне уйламасагыз да, һич булмаса, үзегезне үзегез аягыз, хатын вә бала-чагаларыгызга мәрхәмәт итегез. Болай юк җиргә үзен үзе һәлакәткә төшерүчеләрдән Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре дә разый түгел. Коръән Кәрим дә {…} бу эшләрдән манигъ итә. Үз кулыгыз берлән үзегезне үзегез һәлакәткә төшермәгез, ди. Шикаять өчен адрес: «Вайнберг-Вюнсдорф. Лагерь команданы». Яхуд шикаятьнамәләрегезне команданга бирегез. Тәртип-тәфтиш өчен йөрүче әфисәр вә унтер-әфисәрләргә биреп җибәрсәгез дә ярыйдыр.

2.6. Әсирләр өчен татарча китаплар турында[859]

«Русский вестник» газетасының соңгы номерларыннан берсендә татарча китап сораган мөселман әсирләргә җавап итеп «Германиядә татарча китап юктыр» дигән бер хәбәр укыдык та шушы түбәндәге игъланны «Әл-Җиһад» ка язарга булдык:

Германиядә татарча китаплар бар һәм күп кенә. Укыр өчен сораучы әсирләргә бушлай һәдия итеп биреләдер. Форсаттан файдаланып укып калырга гына тырышыгыз вә соратыгыз. Соратыр өчен адрес: «Weiberglager. Wünsdorf, b/ Zossen».

Иллюстрации

Макс фон Оппенхайм. 1930-е гг. (источник: Bundesarchiv-Bildarchiv, Bild 183-2009-0113-500)

Кайзер Вильгельм II (источник: Википедия)

Общий вид Вайнбергского лагеря. 01.05.1915 (источник: Kahleyss, М.: Muslime in Brandenburg — Kriegsgefangene im 1. Weltkrieg: Ansichten und Absichten. Berlin 1998.

1 ... 82 83 84 85 86 87 88 89 90 ... 108
Перейти на страницу:
Отзывы - 0

Прочитали книгу? Предлагаем вам поделится своим отзывом от прочитанного(прослушанного)! Ваш отзыв будет полезен читателям, которые еще только собираются познакомиться с произведением.


Уважаемые читатели, слушатели и просто посетители нашей библиотеки! Просим Вас придерживаться определенных правил при комментировании литературных произведений.

  • 1. Просьба отказаться от дискриминационных высказываний. Мы защищаем право наших читателей свободно выражать свою точку зрения. Вместе с тем мы не терпим агрессии. На сайте запрещено оставлять комментарий, который содержит унизительные высказывания или призывы к насилию по отношению к отдельным лицам или группам людей на основании их расы, этнического происхождения, вероисповедания, недееспособности, пола, возраста, статуса ветерана, касты или сексуальной ориентации.
  • 2. Просьба отказаться от оскорблений, угроз и запугиваний.
  • 3. Просьба отказаться от нецензурной лексики.
  • 4. Просьба вести себя максимально корректно как по отношению к авторам, так и по отношению к другим читателям и их комментариям.

Надеемся на Ваше понимание и благоразумие. С уважением, администратор knigkindom.ru.


Партнер

Новые отзывы

  1. Гость Елена Гость Елена01 август 15:08 Понравилась книга, много смеялась, романтичный сюжет. ... Бесит в тебе - Ана Сакру
  2. Гость Елена Гость Елена01 август 12:02 Небрежное отношение к сюжету - не раскрыта интрига о причастности руководства к предательству, муж героини то Пётр, то Олег.... Лучше меня не найдешь - Елена Левашова
  3. Гость Светлана Гость Светлана26 июль 11:47 Большущее Вам спасибо за роман!!!! Столько эмоций и чувств при его прочтении!!!! А какие эмоциональные качели🙏👍👍👍 особенно в... Моё сердце в тебе бьётся - Даша Коэн
Все комметарии
Новое в блоге